Чакмагыш районы муниципаль районының ижтимағи-сәйәси гәзите.

16+

Чакмагыш районы муниципаль районының ижтимағи-сәйәси гәзите.

16+

Яңа сан Язылырга Шәхси кабинет

Моң патшасын сагынып…

Баш Бит

03.02.2018

08:02

Гөлүсә Хуҗина

Чакмагыш җирендә  туып,  аның  бәрәкәтле туфрагыннан, матур  табигатеннән көч, иҗатка илһам алган  күренекле фән  һәм сәнгать эшлеклеләре, шагыйрьләр, композитор-җырчылар, язучылар, илебездә  танылу алган  спортчылар  туган  ягыбызны данлы итәләр. 
 Күәш елгасы буендагы, Имәнлекул авылында туып үскән, иҗат  илһамын  шуннан  алган Тәлгать  Шәриповның  кабатланмас талантына кемнәр генә  сокланмаган. Ул көй дәръясында йөзгән ап-ак кораб төсле бүгенге көннәргә  кадәр халкыбызны (киләчәктә  дә!) моң  дулкыннарында тибрәтеп  яшәтә.  Тәлгать  абыйга гыйнвар  аенда 90 яшь  тулган  булыр иде.  Кызганыч, шушы урында: “Әгәр исән булса”, – дип  өстәргә  генә кала.  Ул  моннан  4 ел  элек бакыйлыкка күчте.
Өлкән һәм урта буын  вәкилләре милләтебезнең  асыл  улын  бик әйбәт хәтерлидер, аның  әсәрләре озын  гомерле, һәрдаим радио-телевидениедә яңгырап  тора, җырчылар репертуарына да кертелә.  Күптән түгел генә  “БСТ” каналы аша юбилее уңаеннан  күрсәтелгән “Үткән гомер” тапшыруы гүя композиторның  рухына олы дога, иҗатына зур  бәһа сыман  кабул  ителде.  Районыбызның Имәнлекул  авылында  Шәриповлар  — тарихта эз  калдырган  данлыклы нәсел.  Күп  балалы гаиләдә  туып  үскән Тәлгать  абыйның  балачагы Бөек Ватан  сугышы елларына туры килә.  Хезмәткә  берегеп, сугышка киткән әти-абыйларын алмаштырып, колхоз  эшенең  бөтен  нечкәлекләрен  белеп  үскән малай яшьтән гармунда уйнарга өйрәнә, концертларда катнаша. Соңгарак  Уфада сәнгать  училищесында белем ала, бер үк  вакытта музыка мәктәбендә эшләп тә йөри, аннан  соң Халык  иҗады үзәгендә хезмәт сала.  Уфа  шәһәренең  башкорт  гимназиясендә, 1-нче педагогия училищесында укыта. Кече  яшьтән егәрле, уңган  гаиләдә  үскән егет  бер эштән дә ятсынып  тормый. Әйткәндәй, аның  энесе  Рәшит  Муса  улы Шәрипов – озак еллар  заводта эшләп, Социалистик Хезмәт Герое дигән исемгә  лаек булган  кеше.  Элегрәк бит авыл  тормышы бер дә  җиңелдән булмаган, ишле балалы гаиләдә — бигрәк тә. Шәриповлар  исә  беркайчан да зарлануны белмичә, һәр  эштән тәм табып, авылдашларына ярдәм итеп  яшәгәннәр һәм яшиләр.
–Мин бу йортка 1958  елда килен  булып  төштем.  Кайнанам  Шәмсебанат, кайнатам  Муса  бик тә  кешелекле, ярдәмчел  булдылар. Ул  вакытта урамда бары тик бер  генә  ихатада кое бар  иде. Аның  суы бик тәмле, йомшак. Бөтен  авыл  безгә  су алырга килә  иде.  Тагы да мунча  да берәү генә  булгач, безгә  мунчага килүчеләр дә күп иде.  Ишле гаилә  дип  тормадылар, һәркемгә  хөрмәт күрсәтеп, изге гамәлләр генә кылып яшәделәр әткәй белән әнкәй. Бүген дә  «Банат коесы» суының  тәме, хуҗаларының  изгелекләре турында хөрмәт белән искә  ала авылдашларыбыз, – ди киленнәре Рәмилә апа Шәрипова.
Шушы бәрәкәтле нигезне ныгытып, булганына шөкер  итеп, барча  туганнарын, якыннарын сыендырып, хәләле  белән бергә  янәшә 60 ел, Мәдхәт  абыйның  87  язын, үзенең  82ен  каршылап  яши Рәмилә апа бүген. Туганнар белән дә элек-электән бик күмәк, дус-тату яшиләр. Тәлгать  абый вафат  булса да, тормыш  иптәше Факия апа балалары, оныклары белән  бу йортта еш  кунак  була.
–Тәлгатем  белән ярты гасыр  тату гомер  кичердек.  Ул  һәм кыз  үстердек.  Һәрвакыт  туганнар  белән дус яшәдек. Имәнлекулга еш кайта идек, бу нигездә безне һәрчак ачык  йөз белән каршы алып, авыл  күчтәнәчләре белән озатып кала иделәр, әле дә  шулай. Бергәләшеп  эшен дә  эшли идек,  бәйрәмнәрдә дә  гел бергә  идек.  Рәмилә  килендәшем белән Мәдхәт  энем  безнең  өчен  уңганлык, сабырлык үрнәге булдылар. Җиде туганны һәм аларның  гаиләләрен  шушы нигезгә  кунакка чакырып  кына тордылар. Чакмагыштагы килендәшем Лиза белән дә еш күрешәбез. Бик рәхмәтлемен мин кадерле кешеләремә.  Килендәшем Рәмиләне Тәлгать  бик хөрмәт итте, аңа атап  җыр да иҗат  итте. Беренче  тапкыр  Рәми  Гарипов сүзләренә  язылган   “Күзләрең” җырын  аның юбилеенда башкарды, – дип  истәлекләре белән уртаклашты Факия апа.
Тәлгать  Муса улы туган  як  табигатен, туган  авылын, туган  нигезен  һәрчак сагынып  яши һәм анда ашкынып  кайта торган  була.
–Ул  иртүк  торып,  бакчадагы алмагач төбенә  чыгып  утыра иде дә, нинди дә  булса  көй суза иде.  Я булмаса Күәш  буйларын, яланнарны урап  кайткач, янә  шул  алмагач төбенә  килеп,  гармунында уйный башлый иде.  Күрәсең, табигатьнең   хозурлыгы үзенә   бертөрле сихри моң  булып  нотага күчкәндер, мөгаен, – ди Рәмилә  апа.
(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)
0
67


0
Комментарий калдырырга