Чакмагыш районы муниципаль районының ижтимағи-сәйәси гәзите.

16+

Чакмагыш районы муниципаль районының ижтимағи-сәйәси гәзите.

16+

Яңа сан Язылырга Шәхси кабинет

Балалар балдан татлы

Төрлесеннән

05.06.2018

09:06

Лиана Ханмурзина.

1 июнь Халыкара балаларны яклау көненә багышланган чараларга бай булды
Җәйнең беренче көне җылы кояш нурлары белән иркәләмәсә дә, районда Халыкара балаларны яклау көненә багышланган чаралар күңелләргә җылы өстәде. 
Иртән район мәдәният йортында балалар өчен күркәм чара оештырылды. Анда муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова тормышыбыз гөлләре булган балаларны бәйрәм белән тәбрикләп, аларга сәламәтлек, якты көннәр, бәхетле балачак теләде. Район мәгариф бүлегенең методик бүлеге мөдире Гүзәл Агиева балаларга иң изге теләкләрен белдерде. 
“Домисолька” (Гөлнара Шәймиева), Балалар сәнгать мәктәбенең “Шатлык” ансамбле (Рәйлә Нуриханова) бию, фитнес клубы тәрбиячеләре (Жанна Ковалева) гамнастика номеры, Азалия Бә-
широва, Гөлшат Галләмова  моңлы җыр-биюләр белән чыгыш ясады.  Район модельле китапханәсе хезмәткәрләре мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Китап киштәсе янында җәй” дип аталган конкурс үткәрде. Район үзәк һәм балалар модельле китапханәсе хезмәткәрләре балаларга бер минутка да моңсуланырга бирмәде. Чараның кечкенә кунаклары төрле викторина, конкурс-уеннарда актив катнашып, рәхәтләнеп күңел ачты. Район мәдәният йорты фойесында балалар һәм аларның ата-аналары өчен китап күргәзмәсе дә кунакларда зур кызыксыну уятты. Китапханә хезмәткәрләре җәйге каникул вакытында балаларны викторина-конкурсларга бай булган җәйге уку залына чакырды. Ул район музее территориясендә урнаштырылачак. 
Чараны шулай ук Рамазан Сәлимгәрәев, Алиса Локманова, Альбина Солтанова, Азамат Нәбиев, Азалия Исхакова, Элина Зарипова, Балалар сәнгать мәктәбе биючеләре (Раджеш Зәйнетдинов), гимназия куйган музыкаль номерлар, тхэквондо спорт клубы тәрбиячеләре чыгышлары,  күңелле флешмоб белән үрелеп барды. 
Халыкара балаларны яклау көненә багышланган чаралар моның белән генә тәмамланмады. Кичен балалар өчен Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе янәшәсендә күңелле Сабантуй үткәрелде. Аны
кереш сүз белән Светлана Шакирова ачып җибәрде. Көн бик суык булу сәбәпле, барысы да “Балалар Сабантуе –2018” нең спорт ярышларында катнашырга ашыкты. Район мәгариф бүлеге
методисты Айсылу Әхмәтшина чыгышыннан соң, катнашучыларны спорт ярышлары һәм халык уеннары төрләре белән таныштырып үттеләр. 
Җиңел атлетика ( Э.Гайнуллина, Р.Әхмәтов), гер күтәру ( И.Гомәров), армрестлинг (А.Каникеев), баскетбол (И.Басыйрова), футбол (М.Ибраһимов), велоспорт (Р.Хаҗиев), билбау көрәше (А.Кова-
лев) ярышларына әзерлек башланды. Ул арада кунакларны “Миләшкәй” балалар бакчасында  тәрбияләнүче балалар (Ләйсән Мөдәрисова), гимназия, Тайняш, Имәнлекул урта мәктәпләре укучылары үзләренең чыгышлары белән җылытты. 
Ярышларда Тозлыкуш, Яңа Балтач, Рәҗәп, Аблай, Үрнәк, Тайняш, Имәнлекул, гимназия, беренче урта мәктәп, Юмаш, Рапат, Иске Калмаш урта мәктәпләре укучылары көч сынашты. Йомгаклар буенча, беренче урынга гимназия командасы лаек дип табылды. Икенче урынны беренче урта мәктәп спортчылары алды, өченче урынны Яңа Балтач  батырлары яулады. 
Ахырда “Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең логотибын бергә булдырыйк” дип аталган конкурска йомгак ясалды. Аның җиңүчесе дип Ильяна Латыйпова табылды. Аңа санаторийга путевка тапшырылды. Икенче урынны Илира Рәхимова алды, өченче урынга Флорида Нуриева белән Регина Зиннәтуллина лаек булды. Барлык җиңүчеләргә дә истәлекле һәм татлы бүләкләр таратылды. Шәхси беренчелектә җиңүчеләр Мактау грамоталары һәм призларга лаек булды. Халык уеннарында актив катнашучылар да бүләксез калмады. 

0
29


0
Комментарий калдырырга