Чакмагыш районы муниципаль районының ижтимағи-сәйәси гәзите.

16+

Чакмагыш районы муниципаль районының ижтимағи-сәйәси гәзите.

16+

Яңа сан Язылырга Шәхси кабинет

“Чаткылар” басу түрендә

05:01

Рәзифә Сәхапова

Район мәдәният йорты каршында хәрәкәт иткән “Чаткылар” агиткультбригадасы мал азыгы хәзерләүчеләргә мәдәни хезмәт күрсәтә башлады.
Әйткәндәй, күләмле эшләр: язгы чәчү, урып-җыю чорында да үзешчәннәр басу түрен сәхнә итә. Агитбригаданы хәзер дистәләрчә еллар инде район мәдәният йорты хезмәткәре Гөлназ Сәлимова җи-тәкли. Һәр сезонга яңа программа төзеп, талантларны туплап йөртә ул. Тәүдә “Базы” авыл хуҗалыгы кооперативының Рапат бригадасының мал азыгы хәзерләүчеләре янында булдылар. Икенче көнне Ленин исемендәге кооперативның басу эш-чәннәре алдында чыгыш ясадылар.
“Безнең көйләр — шундый көйләр,
Җиргә шатлык сибәрлек.
Хезмәт дәрте – илһам биреп,
Күңелләргә керерлек”, — җыр-моңнарыбыз сезнең өчен хөрмәтле авыл эшчәннәре, көнне-төнгә ялгап сыйфатлы мал азыгы хәзерләүчеләр», – дип башлады сүзен Гөлназ Сәлимова, басу уңганнарына тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, уңышлар, сәламәтлек теләде. Фидан Бикмурзин, Ревенер Гобәев, Гөлүсә Мәҗитова, Гөлфинә Ишморатова, Резеда Хәмәтъярова матур-дәртле җырларын ишет-терде, Рудин Бәдретдиновның баян моңнары тирә-юньгә шатлык нуры булып таралды.
0
120


0
Комментарий калдырырга