Чакмагыш районы муниципаль районының ижтимағи-сәйәси гәзите.

16+

Чакмагыш районы муниципаль районының ижтимағи-сәйәси гәзите.

16+

Яңа сан Язылырга Шәхси кабинет

Ирешкәннәр олы җаваплылык өсти

13.02.2018

09:02

Фәнис Әмирханов

Узган  атна азагында район  агросәнәгать комплексы хез-мәткәрләренең 2017 хуҗалык  елы йомгаклары буенча  хисап  җыелышы үтте. Аның  эшендә  муниципаль район  хакимияте башлыгы Реканс Фәнил  улы Ямалеев һәм аның  урынбасарлары, Башкортстан  Республикасы авыл  хуҗалыгы министры урынбасары  Ирек Искәндәр улы Сураков, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Наил  Җәүдәт  улы Баһаветдиновның  ярдәмчесе  Фаил  Заһит  улы Хәмидуллин, район  хуҗалыклары рәисләре һәм белгечләре, крәстиян-фермер  хуҗалыклары вәкилләре, авыл  биләмәләре башлыклары, авыл  хуҗалыклары алдынгылары катнашты. Аны муниципаль район  хакимияте башлыгының  авыл  хуҗалыгы буенча  урынбасары Илгиз  Фаил улы Ихсанов ачты һәм алып барды.
Утырыш барышында агросәнәгать  комплексының  2017  елдагы эшчәнлеге йомгаклары каралды һәм агымдагы 2018 елга бурычлар  куелды,  агымдагы  елга финанс-җитештерү планы кабул  ителде, 2017 елдагы хезмәтнең  эффектлылыгын  күтәрү  юнәлешендәге ярышка  йомгак ясалып, алдынгыларга бүләкләр бирелде, 2018  елга да шундый ук  ярыш  планнары кабул  ителде.
Муниципаль район  хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев 2017  елдагы районыбызның  агросәнәгать  комплексы эшчәнлеген  җентекле анализлап  чыгыш ясады. Былтыр  тулаем  авыл  хуҗалыгы продукциясе  җитештерү күләме, 2016  елдагыдан 5,3 процентка артып, 4  миллиард  594 миллион  сум тәшкил  иткән.  Аның  зур  күпчелеге (69,1 проценты) —  авыл хуҗалыгы предприятиеләре өлеше, 5,5  процентын  крәстиян-фермерлар, 25,4 ен – шәхси  хуҗалыклар  җитештергән. Җитештерү күләменең  54  процентын  үсемлекчелек, 46сын – терлекчелек тармаклары тәшкил  итә.
Район  моңача  күрелмәгән күләмдә  бөртеклеләр уңышы җыеп  алды: гектар  куәте уртача  40,9  центнер  тәшкил  итеп,  барлыгы 161 мең  тонна  ашлык  бураларга салынды. Иң күп  уңыш  җаваплылыгы чикләнгән “Базы”  авыл  хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте өлешенә туры килә: биредә 14870 гектар  мәйданнан  барлыгы 72638 тонна иген  җыеп  алынды,  һәр  гектардан  52дән артыграк центнер  уңыш туры килә.
(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)
0
157


0
Комментарий калдырырга