Чакмагыш районы муниципаль районының ижтимағи-сәйәси гәзите.

16+

Чакмагыш районы муниципаль районының ижтимағи-сәйәси гәзите.

16+

Яңа сан Язылырга Шәхси кабинет

Очкын була һәр балада – яндырыйк аны тиз арада

23.12.2017

08:12

Лиана Ханмурзина.

Якты, киң коридорлар, кояш нуры төшкән сыйныф бүлмәләре, дуслык һәм җылылык атмосферасы хөкем сөрә биредә. Гимназия – укучылар өчен гаилә рухын чагылдырган икенче туган йорт. Бердәм коллектив, югары педагогик стимул хас мондагы укытучыларга. Биредә 1010 бала укый, аларны 83 укытучы Белем иленнән җитәкләп бара. Ихласлык, эшкә иҗади караш – укучыларны иҗади яктан үстерү өчен мөһим төшенчәләр. “Дәрестән тыш эшчәнлектә талантлы, дәлилләнгән укучыларны үстерү системасы” дип аталган республика семинар-киңәшмәсенең дә гимназия стеналарында үтүе шуның белән бәйле. Әлеге проект кысаларында республика буенча биш мәйданчык эшчәнлек алып бара. Гимназиягә Уфа шәһәренең ике белем йорты, Учалы, Янавыл, Бакалы, Дүртөйле, Языково, Раевка мәктәпләре беркетелгән. Гимназиядә балаларга иҗади яктан усеш өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. 19 нчы декабрьдә бирегә җиде районнан мәктәп хезмәткәрләре шушы мәсьәләләр буенча киңәшмәгә җыелды. Анда район мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Нәбиева, Гимназия директоры Ратмир Камилҗанов, аның урынбасарлары Зөлфия Саматова, Гүзәл Исламова, Гөлнара Насыйбуллина, Лилия Тимергалиева катнашты.
Ратмир Фоат улы семинарда катнашучыларны сәламләгәннән соң, педагогия фәннәре докторы, профессор, М.Акмулла исемендәге БДПУның психология кафедрасы мөдире, университет каршындагы “Балалар сәләтен үстерү үзәге” җитәкчесе Рима Фәтыйховага сүз бирде. Рима Мөхәммәт кызы үз чиратында тамаша залында утыручыларны яңа буын стандартлары белән таныштырды, Русия мәгарифенең 2020 елга кадәр үсеш программасы турында сүз алып барды. “Иң мөһиме – һәр баланың үзенчәлекле ягын, яшерен талантын ачыклап, аны киләчәктә үстерү, – диде ул. — Һәр балада сәләт очкыны бар, аны бары тик вакытында яндырып җибәрергә кирәк. Балаларга тиешле белем бирү генә түгел, аларның киләчәктә республикада, Русиядә төпләнеп калулары өчен без җаваплы. Мәктәп директорларына, аларның урынбасарларына бердәм булып, балалар сәләтен ачыклау системасын корганда күп көч таләп ителә.”
Бүгенге көндә проектның киләсе юнәлешләре бар: балалар сәләтен ачыклауда беренче диагностика, мотивацияләү һәм стимул бирү, дәрестән тыш эшчәнлектә балалар сәләтен үстерү, укучының үз өстендә эшләү.
Гимназия әлеге юнәлешләр буенча эшчәнлек тәҗрибәсе туплады. Үткән семинар-киңәшмәдә нормативлар белән танышу, методик материаллар булдыру бурычы куелды. Белем йорты эшчәнлеге турында кыскача видеоролик карап үткәннән соң, семинарда катнашучылар гимназия талантлары белән танышты. Алар каршында төрле фестиваль һәм конкурс җиңүчеләре чыгыш ясады. “Бию марафоны” музыкаль конкурс җиңүчеләре, “Музыка һәм кино” муниципаль конкурсы җиңүчеләре Алсу Шәрипова белән Руслан Нәбиуллин, 6 сыйныф укучылары – “Яңгыравык үкчә” биюләр конкурсы җиңүчеләре, гимназиянең гимнастика төркеме балалары, республика, муниципаль конкурслары лауреатлары, “Сонет” ансамбле, талантлы моң иясе, шулай ук бик күп конкурслар җиңүчесе Ләйсән Каррамова чыгышлары кунаклар күңеленә хуш килде.
Семинар-киңәшмәнең тантаналы өлешенән соң аның практик эшенә күчтеләр. Беренчеләрдән булып, тхэквондо түгәрәгенә йөргән (җитәкчесе Дамир Гайниәхмәтов) балаларның шөгыльләнгәнен карап үттек. Янәшәдә Антон Ковалев җитәкчелегендә укучылар бил алыша иде. Аннары Эльвира Бакирова җитәкчелегендә укучылар инглиз телендә “Золушка” әкиятен сәхнәләштерде. “Шекспирда кунакта” дип аталган түгәрәккә йөргән укучылар инглиз телендә җиңел һәм матур аралашты. Аннары киңәшмәдә катнашучылар мәктәп каршындагы “Юнеско” клубы (Альбина Йосыпова) эшчәнлеге белән танышты. Анда гимназиянең чыгарылыш укучысы, М.Акмулла исемендәге БДПУ талибәсе Гүзәл Ибәтуллина чыгыш ясады. Ул кунаклар белән үзенең бер ай дәвамында Финляндиядә булган тәэссоратлары белән уртаклашты. “Эврика” гыйльми оешмасы җитәкчесе, информатика укытучысы Гөлнара Латыйпова һәм түгәрәктә шөгыльләнгән укучылар робототехника, 3Д принтеры белән таныштырды. Дәвалау-сәламәтләндерү үзәгендә (Жанна Ковалева) балалар гимнастика эшли иде. Семинарда катнашучылар янәшәдә булган массаж кабинетын, тренажер залын да карап китте. Артабан алар гимназия фойесында торган электрон мәгълүмат стенды, шулай ук Гөлназ Әхмәтова белән Эдуард Каррамов җитәкләгән мәктәп телевидениесе белән танышты.
Аннары семинарда катнашучылар киңәшмәнең теоретик өлешенә күчте. Биредә аларның һәркайсы үз фикерләрен тәкъдим итте, тәҗрибә белән уртаклашты, методик мате-риаллар эшләде.
0
107


0
Комментарий калдырырга