Чакмагыш районы муниципаль районының ижтимағи-сәйәси гәзите.

16+

Чакмагыш районы муниципаль районының ижтимағи-сәйәси гәзите.

16+

Яңа сан Язылырга Шәхси кабинет

Русия Президентын сайлауга үзгәрешләр кертелде

20.01.2018

08:01

Гөлүсә Хуҗина

Пәнҗешәмбе, 18 гыйнварда, район мәдәният йортында территориаль сайлау комиссиясе әгъзалары, участок сайлау комиссияләре рәисләре һәм урынбасарлары, авыл Советы авыл биләмәләре башлыклары, район Советы һәм хакимияте аппараты хезмәткәрләре катнашлыгында киңәшмә узды. Ул 2018 елның 18 мартында Русия Президентын сайлауны әзерләү һәм уздыру мәсьәләләренә багышланды.
Киңәшмәдә Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев, комиссия аппаратының хокукый тәэминат бүлеге мөдире Расих Шәмсетдинов, республика Башлыгы Аппараты вәкиле Динис Йосыпов, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев катнашты. Семинар-киңәшмәне муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев ачты һәм алып барды. Ул үзенең чыгышында кыскача районда 18 мартта үтәчәк сайлауга әзерлек барышы, аеруча район территориясендә оештырылган 55 сайлау участокларында сайлауларны оешкан төстә һәм уңышлы үткәрү өчен уңайлы шартлар булдыру, хәвефсезлек чаралары оештыру буенча алып барылган эшләр хакында бәян итте, киңәшмәдә катнашучыларга уңышлар теләде. Аннан соң Хәйдәр Арслан улы федераль сайлауларны гамәлдәге законнарга катгый туры китереп әзерләү һәм уздыру процессында катнашучылардан сайлау гамәлләрен үтәүгә грамоталы һәм төгәл карау таләп ителүен ассызыклады. Ул 2018 елда үтәчәк сайлауда партияләр күрсәткән 12 кеше һәм 2 үз-үзен күрсәтүче кандидат имзалар җыюын, һәм икесе бюллетеньгә кертелүен, шуларны исәпләп, бүгенге көндә кандидатлар саны – 16 булуын искә төшерде. Үз-үзен Русия Президенты вазифасына кандидат итеп күрсәтүчеләр комиссия карамагына 300 меңнән дә әзрәк булмаган һәм 315 меңнән дә артмаган имза тапшырырга тиеш. Үзәк сайлау комиссиясе һәр кандидатны хуплап тапшырылган 60 шар мең имзаны тикшерәчәк.
Хәйдәр Арслан улы үтәчәк сайлау системасына кертелгән яңалыклар белән дә таныштырып үтте. Сайлау законнарындагы соңгы үзгәрешләр нигезендә гамәлдә яшәгән урын буенча тавыш бирүнең яңа тәртибе кертелде. Хәзер үзенә уңайлы теләсә кайсы сайлау участогында тавыш бирү өчен сайлаучыга закон белән анык билгеләнгән вакытта территориаль (тавыш бирү көне алдыннан 45 көннән алда түгел һәм 5 көннән дә соң түгел), участок (тавыш бирү көненә кадәр 20 көннән алда түгел һәм 5 көннән дә соң түгел; ә 4 көннән алып 1 көнгә кадәр монда ук маркалы махсус гариза рәсмиләштерергә мөмкин) комиссияләренә гариза бирү җитә. Гаризаны Башкортстан Республикасы территориясендә эшләп килгән 69 филиалның теләсә кайсы аша да бирергә була (тавыш бирү көне алдыннан 45 көннән дә алда түгел һәм 5 көннән дә соң түгел). сайлаучылар өчен уңайлырак булсын өчен әлеге хезмәт өстенлекле буларак билгеләнә һәм күпфункцияле үзәктә электрон чираттан файдалану хезмәте исемлегенә кертелгән.
(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)
0
114


0
Комментарий калдырырга