Чакмагыш районы муниципаль районының ижтимағи-сәйәси гәзите.

16+

Чакмагыш районы муниципаль районының ижтимағи-сәйәси гәзите.

16+

Яңа сан Язылырга Шәхси кабинет

Чишмә челтерәп тора – авыл гөрләп тора

Баш Бит

26.06.2018

09:06

Лиана Ханмурзина.

Су – безнең төп байлыгыбыз. Элек-электән ата-бабаларыбыз табигать байлыкларын олы хәзинә итеп күргәннәр. Чишмәләрне авылның олы, ихтирамга лаек кешеләре карап, тазартып, тәртиптә тоткан. Бүгенге көндә һәркемнең ихатасында диярлек  кое бар . 
Кешеләр хәзер элеккеге кебек чишмәләрдән су ташымый. Авылыбызда чылтырап аккан чишмәләр, коелар ни хәлдә икән? Аларның тәнгә сихәт китергән шифалы суларының кадерен белүче бар-
мы? Бу язмада сүзем Иске Бәшир авылының гүзәл табигать кочагында урнашкан кое турында барачак. 
Халыкта “Ринат коесы” дип йөртәләр аны. Чөнки ул  11 ел элек  авылның абруйлы кешесе Ринат абый Бикмөхәммәтов көче белән барлыкка килгән. Шушы елар эчендә Ринат абый аны карап, тирә-ягына агачлар, чәчәкләр утыртып, аны тагын күркәмләндергән. Бүген моннан кеше өзелми. Көндез авыл халкы анда шифалы суга төшсә, кичен монда яшьләр җыела. Биредә 20 кешелек беседка бар. Коеның тирә-ягы әйләндерелеп алынган. Кыскасы, табигать куенында урнашкан бу урын матур ял паркына әйләнде. Туристик походларга барганда да мәктәп балалары өчен ул иң яраткан урын. Авылда гөрләп туйлар үткәндә  бирегә киленнәр су юлына төшә. Һава суларга чыккан авыл әбиләре дә бу урынны күптәннән үз итте. Авылда мондый ял урыны булуга белән халык бик канәгәть һәм аны булдырып, карап торучы Ринат Бикмөхәммәтовка  рәхмәтле.
Икенче июнь көнне Иске Бәшир авыл Советы биләмәсендә гөрләп сабантуй үтте. Озак еллар көтеп алган бу чарага читтән бик күп кунаклар, абруйлы кешеләр кайтты. Алар арасында Ринат абый Бикмәхәммәтов та бар иде. Бу көнне алар 1976 елны мәктәпне тәмамлаган сыйныфташлары белән кое янәшәсендә җыелышып, күркәм очрашу үткәрде. Кунаклар арасында ихтирамга лаек Өлфәт Мостафин, Наил Фәйзуллин, Закирә Гыйлемханова, сыйныф җитәкчесе Миләүшә Әрдәширова бар иде. Очрашу мул чәй табыны артында җыр-моң белән үрелеп үтте. Бер очрашу – үзе бер гомер, дигәндәй, сыйныфташлар үзләренең тормыш юллары белән уртаклашты, мәктәп елларында булган якты хәтирәләренә чумып, аларны яңартып, рәхәтләнеп күңел ачты. Очрашуның шундый матур табигать кочагында үтүе чарага тагын да ямь өстәде. Монда, әлбәттә, Ринат абый Бикмөхәммәтов керткән өлеш зур. Аның тарафыннан табигатькә карата изгелек үзенә зур игелек булып әйләнеп кайтсын. 
Табигатьнең бөек могҗизасы булган су юллары мәңге яшәсен. Алар – Аллаһы Тәгалә тарафыннан кешеләргә бирелгән чиксез байлык. Табигать өчен янып йөргән Ринат абый Бик-
мөхәммәтов кебек кешеләр булганда, су юллары бер дә саекмас, һәрвакыт челтерәп торыр. Киләчәктә яшь буын да табигать байлыкларының кадерен белеп, ихтирамлы кешеләрнең изге хезмәтен юкка чыгармыйча, чишмә-коеларны карап торыр, дип ышанасы килә. Авылыбызның чишмә-коелары яши, челтерәп тора икән – димәк, авыл да яши, гөрләп тора!

0
135


0
Комментарий калдырырга