Чакмагыш районы муниципаль районының ижтимағи-сәйәси гәзите.

16+

Чакмагыш районы муниципаль районының ижтимағи-сәйәси гәзите.

16+

Яңа сан Язылырга Шәхси кабинет

Елата да, юата да

Төрлесеннән

06.10.2018

09:10

Лиана Ханмурзина.

Район мәдәният йортында “Моңга бай гармун бәйрәме” үткәрелде.
Елата да, җырлата да, юата да гармун! Үткәннәрне искә төшереп, күңелләрне дәртләндерә бу уен коралы. Күптән түгел район мәдәният йортында моң кичәсе үткәрелде. Анда районыбызның иң һәвәскәр гармунчылары бәйгедә көч сынашты. 
 Күркәм чара Рәфил Әрдәширов кушылып җырлаган “Идел” халык уен кораллары ансамбле чыгышыннан башланып китте. Аннары күңел кылларын чирттереп уйнаучы гармунчылар – республика күләмендә үткәрелгән “Моңга бай гармун бәйрәме – 2018” конкурсының Гран ­–При иясе Рәис Кадраев, Урал Шәяхмәтов, оста гармунчылардан калышмаган сигез яшьлек Ильяс Сакаев, Аяз Юлдашев, “Гармония” квартеты, Айгиз Мадияров, Газизовлар гаиләсе, Үрнәк егете Самат Гәрәев, Мөдәрис абый Гарипов, Иске Калмаштан “Мирас” триосы, Иске Бәширдән “Чыңлы телләр”, Тозлыкуштан Клара Хафизова, Илвир Әхъяров моң яңгыратты. Ә менә Чакмагышта бәйге булганын ишеткәч, Гали абый Әхтәмовның улы Рәфи Әхтәмов Октябрьский шәһәреннән үк кайтып җиткән. Ерак араларны якын итеп кайткан Рәфи Гали улы гармунда үзе генә түгел,әтисе белән дә чыгыш ясады. Алардан калышмыйча бәйгегә Семилетка якларыннан килгән Ришат Рахимҗанов чыгыш ясады. Иске Почкактан Альберт Арсланов, Көсәкәйдән Рәсүл Сафиуллин, Калмашбаштан Рәвис Сабитов, Яңа Котыдан Салават Хаҗиманов, Радик Гафаров җитәкчелегендәге “Хәзинә” гармунчылар төркеме, Имәнлекулдан “Күңелемнең нечкә кыллары” төркеме, Юмаштан “Сеспел”, Митрә-Әюптән Нәсимә Локманова, Калмашбаш авыл мәдәният йорты каршындагы “Яшь йө-рәкләр”, Гүзәл Табишева башкаруында такмаклар тамашачы сөюен яулады. 
(Язманың ахырын гәзитебезнең 116 санында укый аласыз).

0
24


0
Комментарий калдырырга