Чакмагыш районы муниципаль районының ижтимағи-сәйәси гәзите.

16+

Чакмагыш районы муниципаль районының ижтимағи-сәйәси гәзите.

16+

Яңа сан Язылырга Шәхси кабинет

Эшкә биргәч чын күңел

Төрлесеннән

30.10.2018

09:10

Фәнис Әмирханов

Башкортстан  Республикасы Авыл  хуҗалыгы министрлыгы күптән түгел  агымдагы елның  9 аендагы эшчәнлек йомгакларын бәян итте. 
Республикадагы иң  яхшы машина белән сыер саву операторларының  икесе – безнең  якташларыбыз: һәр  сыердан  уртача 8041әр килограмм  сөт савып  алып, “Герой” авыл  хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозының  алдынгысы, район  маягы Рәмилә  Ситдикова республика буенча  да лидер, ә җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыятеннән Илнурия Хисамова, һәр  сыердан  уртача  7479ар килограмм  сөт савып, өченче  урынны яулады. Шул  ук  вакытта районыбыз сөт җитештерү буенча  соңгы берничә  елда республикада лидер  булып  кала.
Мондый югары күрсәткечләргә  ирешүнең  сере нидә? Шул  сорауга җавап  эзләп, республикада алдынгы савучы янына – Каран  авылына юнәлдек. Матур  итеп  эшләнгән яңа йортлар  артканнан-арта биредә. Рәмилә Риф кызының  йорты  да авыл башыннан  ерак  түгел  һәм күптән түгел  генә  төзелеп  беткәне күзгә ташланып  тора. Ихатада исә  яңа төзелешләр кайный – шлак блоклардан озын  буйга каралтылар  күтәрелеп бетеп килә.
Бригадир, бер  үк  вакытта ферма мөдире дә  Рәшит  Рәфи  улы Хисаев белән әңгәмәләшә-әңгәмәләшә ихаталарыннан  килеп  кергәндә  мөлаем елмаеп  йорт  хуҗасы – Алик Нәҗип  улы безне каршы алды. Нәкъ бригадир  сөйләгәнчә, уңган-булдыклы гаилә  яшәгәнлеге күзгә  бәрелеп торган  йорт  эченә уздык. Хуҗабикә  көтелгәннән дә  ачык  йөзлерәк булып  чыкты – сүз  эзләп кесәгә  керә  торганнардан  да түгел.
Шушы авыл  кызы икән ул – күршедә генә  туып  үскән: әти-әнисенең  хуҗалыгы койма аша гына. Мәктәпне тәмамлагач, башка яшьтәшләре кебек бәхет эзләп  читкә  дә китми: туган  авылында кала һәм фермага эшкә чыга. Шул  көннән башлап  төгәл 21 ел  вакыт  узып та киткән икән иде. Авылда берегеп, биредә ямь һәм тәм табып  яши бирә. Берсеннән-берсе  чибәррәк ике  кыз янында кечкенә  уллары үсеп килә.
–Тәүдәрәк эшнең  күпчелеге кул көче  белән башкарылса, соңгы дистә  елга якын элеккеге белән аерма җир  белән күк  арасы кебек, – ди булдыклы ханым  үзе. –Улыбыз  белән декрет  ялыннан  чыкканда өр-яңа заманча  саву залына ия фермада эшли идек инде. Алмашчым  Резеда Муллаянова белән кара-чуар токымлы 130 баш сыер  савабыз. Аларны көтүлекләрдә  Илгиз  Әхтәм-җанов тәрбияләп йөртсә, фермага кайткач, Айрат  Әсфәндияровның  хәстәрлекле кулларындалар – “Хозяин” агрегатында яхшылап  катнаштырып, балансланылган  ризыкны әрәм-шәрәм итүләргә юл  куймыйча  әзерләп бирә ул. Сыерларым бәйсез  шартларда асрала. «Елочка» саву залы аппараты эшкә  кушылу белән берьюлы 12 шәрләп һәркайсы үзе белеп  килеп керәләр. Иркәләп-сөеп, җиленнәренә  массаж  ясап та алам, ә алар  мул  продукция биреп сөендерәләр.
(Язманың ахырын гәзитебезнең 125 санында укый аласыз).
0
84


0
Комментарий калдырырга