Чакмагыш районы муниципаль районының ижтимағи-сәйәси гәзите.

16+

Чакмагыш районы муниципаль районының ижтимағи-сәйәси гәзите.

16+

Яңа сан Язылырга Шәхси кабинет

Гомерләр чикле, хәтер – мәңгелек

Төрлесеннән

02.10.2018

09:10

Бу урында моннан дистәләп ел элек каеннар шаулый иде… Актан киенгән зифа буйлы купшыкайлар, авыл аша үтүче юлчыларны сәламләп, күңелләргә яктылык өстәүче үзгә бер ямь, гүзәллек тойгысы буләк итте
Ни эшлисең бит, вакыт үзенекен ала: хәзер инде алар күзгә күренеп азайды, арадан берничәсе генә калып, авыл үзәгенә төс биреп тора. Әйе, кешеләр тормышында да шулай. Еллар бер-бер артлы үтә тора, җиргә яңа буыннар килә тора. Тик тарих һәм халык хәтере генә үлемсез. Бүгенге тыныч тормыш һәм бәрәкәт-муллык канкойгыч сугышларда бик күп гомерләр хакына яуланганын онытырга хакыбыз юк. Бүген гомер итүче өлкән һәм урта буын хәтеренә аларның иң дәһшәтлесе – 1418 көн дәвам иткән Бөек Ватан сугышы аеруча нык уелган. Алышта катнашкан каһарманнар инде мәңгелеккә күчеп барса да, аларның яу кырында алган яралары балалары, оныклары күңелендә әле дә сулкылдый, мәңгелеккә яу кырында ятып калганнарының варисларын гомерлек ятимлек тойгысы һәм бер тапкыр гына булса да “Әти!” дип авыз тутырып әйтү, әти кешенең ныклы иңенә сыену теләге булып озатып бара. Михнәтле 4 ел дәвамында ил халкы кичергән газаплар да, яугирләрнең яудагы каһарманлыклары 73 елда гына түгел, гасырлар буена да онытылырлык түгел. Һәм онытылмый да. 22 сентябрьдә Байбулат авылында үткән тантаналы чара – моның ачык дәлиле. 
Авылның иң үзәк урынында – олы юл буендагы мәйданда бу көнне яуга китеп, үз гомерләре, сәламәтлекләре бәрабәренә илгә азатлык яулаган авылдашлар хөрмәтенә истәлекле тактаташ ачылды. Анда Байбулат авылы халкыннан тыш, район үзәгеннән рәсми вәкилләр – муниципаль район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Радик Габделфәрит улы Әмирханов, район ветераннар советы җитәкчесе Радис Дәрсәлам улы Сәрвәров та катнашып, байбулатлыларның шатлыгын уртаклашты. Дулкынландыргыч тантана ил һәм республика гимннары белән башланды. Рәҗәп урта мәктәбе укытучылары җитәкчелегендә укучылар әзерләгән шигъри-җырлы композиция күңелләргә үтеп керерлек лирик юллар белән игътибарны җәлеп итте. Артабан чыгыш ясаган Рәҗәп авыл Советы хакимияте башлыгы Фәнүз Фәйрүз улы Сәхибгәрәев һәм муниципаль район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Радик Габделфәрит улы Әмирхановның да бу уңайдан әйтер сүзләре чарада катнашучы һәр кешенең күңеленә үтеп керерлек булды. 
Әлеге Хәтер тантанасының төп сәбәпчесе – авылның игелекле улы, әлеге вакытта Уфада яшәп эшкуарлык белән шөгыльләнүче Данир Мәсәбих улы Гәрәевның чыгышы изге Коръән сүзләре белән башланып китте. Һәм бу һич гаҗәп тә түгел – әнисе Мәгъдәния Фәттахетдин кызы яклап заманында Байбулатта гына түгел, тирә-як авылларда да укымышлылыгы, игелеклелеге белән халык арасында абруй яулаган Фәттах мулланың нәсел чаткысы булган бу ир-егетнең дә иң беренчеләрдән булып туганнары белән берлектә шушы изге эшне башлавы да нәселдән килгән ата-балаларга хөрмәт, итәгатьлелек, зыялылык тойгылары чагылышыдыр, мөгаен. Ә бит истәлекле тактаташ ачу бик җайлы гына, тиз генә башкарыла торган эш түгел. Моның өчен алдан бик күп хезмәт салырга кирәк. Данир Мәсәбих улы да туган авылына кайткан саен яу яланында ятып калган авылдашлары турында берникадәр мәгълүмат туплаганнан соң, артабангы эшне Үзәк архивта дәвам итә. Шәхси вакыты белән исәпләшмичә, якташ яугирләр турында тарихи фактлар туктый, кемнең кайсы фронттагы хәрби частьләрдә хезмәт итүләрен ачыклый. Ә бу күләмле эшне башларга, әлбәттә, газиз әтиләре Мәсәбих Кадермөхәммәт улының якты истәлеге алдындагы хөрмәт тойгысы этәрә. Авылдашларына җиткерер рәхмәт сүзләре, әйтер тәкъдимнәре дә күп иде
Данир Мәсәбих улының. Яугир якташлар исемлеген төзергә һәм дөресләргә ярдәм иткән авылдашлар Ясәви Хафизовка, Фидрат Кәримовка, Фларат Габидуллинга, аны әлеге урынына урнаштыруга үз көчен керткән Радик Әхмәтовка, Раил Корбанов, Салаватка, туганы, энесе Илшат Гәрәевка аеруча рәхмәтле ул. Әйе, яугирләр исеме белән беррәттән бертуган Гәрәевларның үз исемнәре дә тарихка керерлек зур  эш башкарылды бу көнне. Ә тынгысыз, үз авылының чын патриоты булган Данир Мәсәбих улының туган җиренә яңа сулыш бирердәй планнары тагын да зурдан әле. Яз айларында Җиңүчеләр хөрмәтенә урнаштырылган шушы тактаташның тирә-ягын төзекләндерү – шуларның тәүгеләре исәбендә. Әлбәттә, бу изге эшкә авыл халкы да бердәм булып кушылып, аны матурлау-ямьләүгә үз хезмәт өлешен кертсә, чәчкә-гөлләр, яшь үсентеләр утыртырга ярдәм итсә, тагын да отышлырак та, күңеллерәк тә булыр иде, дигән теләктәмен. Моннан тыш, байбулатлыларны берләштерү, озак еллар күрешмәгәннәрне күрештерү, нәсел-тамырларны барлау максатын күзаллаган “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәмен үткәрү теләге белән дә яна Гәрәевлар. Әлеге  максат та быел ук чынга ашар иде дә бит, газиз туганнары Гамил абыйның каты авырып вафат булуы бу уйны кичектерә. 
(Язманың ахырын гәзитебезнең 114 санында укый аласыз).
0
164


0
Комментарий калдырырга