Чакмагыш районы муниципаль районының ижтимағи-сәйәси гәзите.

16+

Чакмагыш районы муниципаль районының ижтимағи-сәйәси гәзите.

16+

Яңа сан Язылырга Шәхси кабинет

Хезмәткә — кече яшьтән үк

Төрлесеннән

08.11.2018

09:11

Әлеге вакытта илдә авыл мәктәпләрендә белем бирү системасын яңартуга игътибар арта. 
Беренче чираттагы максатлар итеп белем бирүнең югары сыйфатын тәэмин итү, укучыларга хезмәт тәрбиясе һәм рухи тәрбия бирү өчен шартларны яхшырту, мәктәптән үк яшьләрне авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүгә өзлексез әзерләү системасын төзү билгеләнә. Гади хезмәт кешесе статусы түбән булган, һөнәрләр авторитеты бөтенләй үзгәргән шартларда, әлбәттә, моны башкару аеруча кыенга туры килә. Уңышлы хезмәт тәрбиясе бирү өчен мәгариф системасында ныклы урын алган күп кенә традиция һәм кануннарны яңадан кару, объектив бәһа бирү таләп ителә. Аларның иң көнүзәк булганнарының берсе – авылга карашны үзгәртү. Бу авыл мәктәпләрендә укыту-тәрбия эшен һәр баланың үсешенә, аның мөмкинлекләрен тормышта уңышлы кулланырга мөмкинлек бирәчәк. Авыл мәктәбе – укучылар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә хезмәт, рухи, эстетик, физик, икътисади һәм экологик тәрбия бирү үзәге булып тора. Укучыларны хезмәт берләшмәләрендә тәрбияләү практикасы ил күләмендә күптәнге традиция булып кала. Укучылар бригадалары Русия мәктәпләрен яңарту процессына да органик рәвештә керә. Заман бездән базар шартларында уңышлы эшләргә һәм яшәргә сәләтле булган шәхес тәрбияләүне таләп итә. 
Безнең Чакмагыш районы – авыл хуҗалыгы үсеш алган төбәк. Шуңа да авыл мәктәпләрендә тәү чиратта шушы тармакта эшләячәк белгечләрне тәрбияләүгә һөнәри юнәлеш бирелергә тиеш, дип исәплибез. Авыл мәктәбе элек-электән яңа буын аграрийлар, төрле дәрәҗәдәге белгечләр әзерләүче мөһим социаль институт булды һәм булып кала. 
Безнең Рәҗәп урта мәктәбендә шушы юнәлештә һөнәри билгеләнеш бирүче “Ритм” хезмәт берләшмәсе 1992 елдан башлап эшли.
Шушы еллар дәвамында мәктәптә балаларны хезмәт белән тәрбияләү буенча үзенчәлекле тәҗрибә тупланды. 
Коллектив хезмәткә без кече яшьтән үк өйрәтә башлыйбыз. Әлбәттә, уку да – хезмәт ул, һәм җиңел хезмәт тә түгел. Әмма кечкенә гражданнар уку белән беррәттән хезмәт күнекмәләрен дә үз-
ләштерергә һәм аларны тормышта куллана белергә тиеш. Бүгенге көндә укучыларны хезмәт берләшмәләренә 14 яшьтән җәлеп итәләр. Әмма бу басуга чәчүгә җәй уртасында чыгуга тиң. 

(Язманың ахырын гәзитебезнең 128 санында укый аласыз).

0
48


0
Комментарий калдырырга