Чакмагыш районы муниципаль районының ижтимағи-сәйәси гәзите.

16+

Чакмагыш районы муниципаль районының ижтимағи-сәйәси гәзите.

16+

Яңа сан Язылырга Шәхси кабинет

Район елъязмасында эзләре тирән

Төрлесеннән

04.10.2018

08:10

Фәнис Әмирханов

Халыкара Өлкән яшьтәгеләр көне уңаеннан  район  мәдәният  йортында хәтерләрдә озак сакланырлык  матур тантана үткәрелде. Фидакарь хезмәтләре белән районыбыз елъязмасында тирән эз калдырган  хөрмәтле абый-апалар, район  оешма-предприятиеләре җитәкчеләре, хезмәт коллективлары вәкилләре белән тамаша залы шыгрым  тулы булды.
Кичәне берьюлы муниципаль район хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы вазыйфасын да вакытлыча  башкаручы район  мәдәният  йорты директоры Эльвир  Халиков өлкәннәрнең дә, яшьләрнең  дә күңел кылларын  тибрәндерерлек бәрхәт тавышы белән бай эчтәлекле сценарий буенча  алып  барды.
Районыбызда гына түгел, республикада үткән күп  чараларның бизәге булып  торган “Идел” халык уен кораллары ансамбленең матур чыгышы белән сәхнә ачылып, халкыбызның  тарихлардан  килгән матур  җырларын, моңлы көйләрен Ринад Вәкилов җитәкчелегендәге шушы ансамбль яңгыратканда күпләр яшьлек елларын хәтерендә  яңарткандыр, дәртләнеп  эшләгән, зур җиңүләр яулаган  гүзәл чакларын күз  алларына бастыргандыр.
Илаһи моң  тәэссоратлары астында сәхнәгә  күтәрелеп, муниципаль район  хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев районыбыз данын  югары биеклекләргә  күтәрүгә  лаеклы өлеш
керткән, бүген дә, хаклы ялда булуларына карамастан, җәмәгать тормышыннан  читләшмәгән, үзләре хезмәт салган  оешма-учреждениеләр, предприятие-хуҗалыкларга фәһемле киңәшләре, эшлекле ярдәмнәре белән теләктәшлек күрсәтүче хөрмәтле өлкәннәргә мактау сүзләре белән мөрәҗәгать итеп, һәркайсына изге теләкләрен җиткерде, матур  бүләкләр тапшырды. Район  җитәкчесе  кулыннан тыл  хезмәткәре, хезмәт ветераны, шактый өлкән яшьтә дә “Идел” ансамбленең  скрипкачысы-солисты булып  торган  Наил  Әхияр  улы Газизов күкрәккә тагыла торган “Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы алдындагы казанышлары өчен” билгесен, Рәҗәп авыл биләмәсенең  ветераннар  советы рәисе  Хантимер  Нәҗип  улы Хәйретдинов белән район  “Игенче” гәзите редакциясе  ветераны Резилә  Әнсаф кызы Сафиуллина муниципаль район  хакимиятенең  Рәхмәт хатларын алды.
Чакмагыш механика заводының  50 еллыгы хөрмәтенә  биредә  хезмәт салып  хаклы ялга  киткән  хезмәт  ветераннары Надежда Васильевна Бочкарева, Нәзирә  Әмирҗан  кызы Вәлиуллина, Ринат  Карам улы Галиев, Наилә Ситдыйк кызы Камалова, Флүзә Хаҗмөхәммәт кызы Фәррахова да шулай ук  күпьеллык  намуслы хезмәтләре өчен муниципаль район  хакимиятенең Рәхмәт хаты ияләре булдылар.
Хакимият башлыгы шулай ук зур  горурлык  хисе  белән гаиләләренең  алтын юбилейларын  билгеләгән ма-
тур парларга – Югары Аташтан  Рәхимә  Шәңгәрәй кызы белән  Фаил  Гыйззетдин  улы Галләмовларга, Аблайдан  Ләйлә Низаметдин кызы белән Фәһим Әгъзам улы Мөхәммәтҗановларга, Флидә Гандәлиф кызы белән Фәрит  Бикбулат  улы  Сәлимгәрәевларга Башкортстан  Республикасы Башлыгы Рөстәм Зәки улы Хәмитовның  Тәбрикләү хатын  һәм истәлекле бүләкләрен тапшырды.
Бүләкләнүчеләр хөрмәтенә Ревинер Гобәев башкаруында моңлы җыр  яңгыраганнан  соң  сәхнәгә  район  ветераннар  советы рәисе  Радис Дәрсәләм улы Сәрвәров күтәрелде. Бүгенге бәйрәм уңаеннан  ихлас котлау сүзләренә  кушып, әле  дә өйдә тик ятуны белмәгән тынгысыз  ветераннарны атады, бер  төркеменә  бүләкләр тапшырды. 
(Язманың ахырын гәзитебезнең  115 санында укый аласыз).

0
21


0
Комментарий калдырырга