Чакмагыш районы муниципаль районының ижтимағи-сәйәси гәзите.

16+

Чакмагыш районы муниципаль районының ижтимағи-сәйәси гәзите.

16+

Яңа сан Язылырга Шәхси кабинет

Сәламәт яшәү – модада!

Төрлесеннән

27.10.2018

09:10

Гөлүсә Хуҗина

Хәвефле заманда яшибез. Көн тудымы – яңалык: эчәргә, кәеф-сафа корырга җай чыгып  кына тора.  Кибетләрдә сыра, тәмәке бетми.  Яшертен  генә  сатылган, организмга зыянлы катнашмалар  хакында ничек кенә  сөйләмиләр.
Районда наркотикларга каршы көрәш  айлыгы старт  алды.  Ул 23 ноябрьгә  кадәр дәвам итәчәк. Айлыкның  төп  максаты – яшьләр һәм җәмәгатьчелек игътибарын  наркомания проблемаларына җәлеп итү, сәламәт тормышны пропагандалау. Аның кысаларында сишәмбе көнне район  мәдәният  йортында “Стильле итеп  итеп  яшә, әмма  ахмаклык  аркасында үзеңне куркыныч  астына куйма” дип  исемләнгән чара оештырылды.  Тәүдә  район  хакимиятенең  наркотикларга каршы көрәш  комиссиясе  секретаре Айгөл  Нәбиева сәламәтлек һәм сәламәт тормыш   турында сөйләде. “Физик һәм рухи яктан  сәламәт кеше – бәхетле кеше. Сәламәтлек исә  һәркем  үзе  күтәрелергә  тиешле биеклек, ул  физик, психик һәм социаль  яктан  да имин  булу”, – диде  фәһемле чыгышында Айгөл  Ильмер  кызы.
 Әйе, сәламәтлек турында  кайгырту – тәрбия эшенең  гаять  әһәмиятле өлеше. “Баланың  шат  күңелле, тормыш  сөючән булуы аның  рухи тормышына, дөньяга карашына көчле йогынты ясый, акыл үсешенә уңай тәэсир  итә, үз  көченә  ышаныч тудыра”. Бөек педагог  В.А.Сухомлинскийның әлеге фикере белән килешми  мөмкин  түгел. Әмма  хәзерге җәмгыятьтә  сәламәтлекне, бигрәк тә  яшүсмерләрнең  сәламәтлеген  саклау мәсьәләсе  мөһим проблемага әйләнде.  Чарада чыгыш  ясаучы гимназиянең  социаль педагогы Гөлназ  Әхмәтова балаларны наркотиклар, тәмәке  тарту, эчкечелек кебек яман  гадәтләр  турында кисәтте, сәламәт яшәү рәвешенә  өстенлек бирергә  чакырды. Район үзәк дәваханәсенең профилактик эш буенча  табибы Динара Газизова наркотиклар һәм тәмәкенең  яшь  организмга үтергеч тәэсире турында әңгәмәсен залда утыручы укучылар, яшьләргә үтемле итеп  аңлатты. Әнә  шулай һәр  чыгышта наркотик куллану, тәмәке тарту һәм эчкечелекнең   кайтарып  ала алмаслык авыр  нәтиҗәләргә  китерүе  турында мөмкин  кадәр тулырак  ачылды. Чараны дәвам итеп  район хакимиятенең  яшьләр эшләре,  физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илдар Галләмов, Сәнгать мәктәбе укытучысы Әминә Кашапова укучыларны тормышта дөрес яшәү рәвешләрен  сайлау мөмкинлеге үзләреннән генә  торганына инандырып, яман гадәтләргә бәйлелек сәбәпләрен  аңлатып, аның  таралу куркынычына бәя бирделәр. Һәр  баланың  кечкенәдән үк  яраткан  шөгыле булырга тиеш.  Спорт, музыка, сәнгать, хезмәт белән мавыккан  балалар  начар  гадәтләргә  тартылмый. Моның  шулай булуын  раслап, очрашуда катнашкан  гимназия, Балалар  сәнгать  мәктәбе, мәдәният  йорты каршындагы түгәрәкләрдә катнашучы яшь талантлар, рәссамнар, дизайн, тегү, гомумән иҗат эше белән шөгыльләнүче  укучылар  чыгыш ясадылар. Районның “Без  бергә” ирекле волонтерлар хәрәкәте әгъзалары наркотикларның  зыяны турында шигъри юллар, җыр ярдәмендә аңлаттылар. Очрашуны мәдәният  йортының  балалар  белән эшләү методисты Лиана Бәдретдинова үзенчәлекле итеп  алып  барды.  Бу чараның укучыларга  тәрбияви  тәэсире булмый калмас, дип  ышанасы килә.Айлык  дәвамында төрле чаралар  үткәрү күздә  тотыла.
0
22


0
Комментарий калдырырга