Чакмагыш районы муниципаль районының ижтимағи-сәйәси гәзите.

16+

Чакмагыш районы муниципаль районының ижтимағи-сәйәси гәзите.

16+

Яңа сан Язылырга Шәхси кабинет

Шәһәр мохите кыю кертелә

Төрлесеннән

27.10.2018

09:10

Фәнис Әмирханов

Авыл  биләмәләре башлыкларының  йомгаклау семинар-киңәшмәсе, графикта билгеләнелгәнчә, район  үзәген  һәм якын-тирә  авылларны берләштергән Чакмагыш  авыл  Советы авыл  биләмәсендә  үтте. 
Аның  эшендә  муниципаль район  хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның  урынбасарлары, хакимиятнең  структуралы подразделениеләре җитәкчеләре, киңкүләм мәгълүмат  чаралары вәкилләре катнашты.
Биләмә  башлыгы Фаил  Әхнәф улы Ишморатов чарада катнашучыларны быел  башкарылган  эшләр белән урыннарда таныштырды. Һәркемгә мәгълүм  язын кар сулары кирпеч заводы ягындагы микрорайонда яшәгән берничә  урам  вәкилләренең  йорт  хуҗалыкларына зыян  салу очраклары башкача  кабатланмасын өчен  Аграр  урам  очында су юлында саклагыч дамбаны көчәйттеләр. Иң тәүдә  биредәге эшләр үтәлешен  урында карап, шулай ук җәй эчендә урам юллары күтәртеп  эшләнелгән Радужная һәм Солнечная урамнарындагы уңайлыкларны күрделәр. Асфальт  юл  әлегә  Аграр  урамда гына бар, артабан  әлеге һәм башка яңа урамнарда да төзеләчәк, дип  ышандырды биләмә башлыгы һәм аларны төзелеш  планына кертү өчен  проект-смета документларын  әзерләүләре турында белдерде. Аграр  урамы читендә  алынып  китмәгән агач үсентеләре урынына күптән түгел  күмәк көч белән яңалары утыртып  чыгылган. Алар  даими  контрольдә  тотылачак, дип  ышандырды Фаил  Әхнәф улы.
Артабан  маршрут  район  үзәгенең  көньяк-көнчыгыш  өлешендәге Кольцевая һәм Нефтяная урамнарында эшләнгән юллар  аша узды. Халыктан  иганә  ярдәме  дә  ярап  куйган, юллар  ярыйсы ук  ныклы һәм яхшы килеп  чыккан.  Алар  буйлап  үтеп, “Әкият” балалар бакчасы алдында асфальт  түшәп эшләнелгән автотранспорт  кую  урынын, шулай ук  өсте ябулы боз  шугалагы артындагы бистәдәге яңа төзелешләр барышын карап  чыктылар. Әйткәндәй, автотранспорт  кую  урыны гимназия каршында да эшләнелде, бу да күптәннән кирәк иде инде. Трактор, шулай ук  Ленин  урамнарында юл  өслегенә  асфальт  җәю, бигрәк тә  базар  урнашкан  территория тирәсен  тәртипкә  китерү район  үзәген  шәһәр  шартларына яраклаштыра төшкән.
(Язманың ахырын гәзитебезнең 124 санында укый аласыз).
0
25


0
Комментарий калдырырга