Чакмагыш районы муниципаль районының ижтимағи-сәйәси гәзите.

16+

Чакмагыш районы муниципаль районының ижтимағи-сәйәси гәзите.

16+

Яңа сан Язылырга Шәхси кабинет

Трактор күп проблемаларны җиңеләйтте

Төрлесеннән

08.11.2018

08:11

Рапат авыл Советы авыл биләмәсе  җирле инициативаларны хуплау программасында ике тапкыр  җиңүче булды. 
2016 елда авыл  халкы меңгә якын кеше яшәгән  Рапатны үзәктән су белән тәэмин  итүне яхшырту мәсьәләсен  күтәреп  чыккан  иде. Күмәк тырышлык белән аның  шартларын  үтәп чыккач, республика Хөкүмәтендә  дә проектларыбыз җиңеп  чыкты һәм 2017 елда мәһабәт суалгыч башнялы булдык. 2018 елга ниятебез – КУН, эттергече һәм төягече, шулай ук чапкыч агрегаты булган  тәгәрмәчле “Беларусь – МТЗ 82.1” тракторына ия булу  иде.
Узган  ел  көз  үткән авыл сходында бу башлангыч күпчелектә  хуплау тапты һәм аны тормышка ашыру максатында инициатива төркеме оештырылды. Фәридә  Гыйззәтуллина җитәкчелегендә  Альбина Сәлахова, Гөлфинә Ишморатова, Гөлшат  Хөсәенова, Рим  Шәйдуллин кебек акивларыбыз  ниятебез  кабул  булганга кадәр зур эш  башкардылар. Конкурс шартлары буенча район  бюджеты да вакытында акча бүлде, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл  хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте (генераль директоры Вадим Васильевич Соколов) башлангычыбызны хуплап күтәреп алды, шәхси эшкуар  якташларыбыз Тәлгать Гыйләҗетдинов, Дамир Хәмидуллин, авыл имамы Марат Ильясов, авылдашыбыз Фларис Дәүләтов, ул чактагы үзебез сайлаган  район  Советы (Хәзер инде – БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай) депутаты Ирек Усманов шәхси  өлешләрен  кертте, Рапат  һәм Яңа Биккенә  авыллары халкы бердәм эш итте һәм теләгебез тормышка да ашты! Барысына да ихлас рәхмәтләр җиткерәсе килә.
Үз тракторыбыз булгач, хәзер күп мәшәкатьләрне башкарырга читтән техника көтеп  торамыйбыз: юл  читләрен, авыл  урам-тыкрыкларын чүп үләннәреннән тазарту, төрле өмәләр үткәрү, чүп  төяп  түгү кебек эшләрне авырлыкларсыз башкарабыз. Хәзер  аңа арба хәстәрләү белән йөрибез.
Шушы мәшәкатьләрне башкаруда без  иң  элек озак еллар биләмәбезне җитәкләгән, бүген  инде Чакмагыш  авыл  Советы башлыгы Фаил  Әхнәф улы Ишморатовка да рәхмәтлебез.
Алдагы елга да әлеге программада катнашырга исәбебез зур.  Проблемалар күп  һәм барысын да тиз  арада хәл  ителәсе, дип  исәплибез. Шулай да  Яңа Биккенә  авылы эчендә  урам  юлын  эшләүне иң өстенлекле итеп  күрсәтәсе килә. Гражданнар  сходында бу проблема күпчелектә  хуплау табар  һәм алдагы елда моңа бергәләп ирешербез, дип ышанасы килә. Күмәкләп тотынсак, дәүләтебез ярдәмгә ашкынып торганда, бу проблема да хәл  ителер, үзебездән  тырышлык  кына таләп ителә.

Радим Латыйпов,
Рапат авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы вазыйфасын  башкаручы.
0
9


0
Комментарий калдырырга