Чакмагыш районы муниципаль районының ижтимағи-сәйәси гәзите.

16+

Чакмагыш районы муниципаль районының ижтимағи-сәйәси гәзите.

16+

Яңа сан Язылырга Шәхси кабинет

Уңайлыклар тудыру максатында

Төрлесеннән

29.09.2018

09:09

Фәнис Әмирханов

Рәҗәп авыл Советы авыл биләмәсендә дә төзү-төзекләндерү, авыллар  инфраструктурасын үстерү җәһәтендә күп эшләр башкарыла – авыл  биләмәләре башлыкларының күчмә семинар-киңәшмәсе  барышында моңа тагын  бер тапкыр  инандык.
Биләмә  башлыгы Фәнүз Фәйрүз  улы Сәхибгәрәев чарада катнашучыларга Рәҗәп урта мәктәбенә һәм биредәге өлкән яшьтәгеләрне реабилитацияләү үзәгенә керү юлына ясалган  ремонт  турында бәян итте. 200 метр араны яхшылап күтәреп, берничә катлам юл өслеге салып  тигезләп чыгу өчен  республика бюджетыннан  бүленгән акча  тотынылган. Тигез, уңайлы  юлдан  йөрү барысы өчен дә уңайлы булачак, әлбәттә – моны семинарда катнашучылар  үзләре дә сынап  карадылар. Реабилитация үзәгендә өлкәннәр өчен булдырылган  шартлар да канәгатьләнерлек, алар  тәүлек әйләнәсенә  ихлас мөгамәләле, сабыр  һәм кешелекле  персонал хәстәрлеге астында яшиләр. Тормыш-көнкүреш, тәэминат  шартлары яхшы, дип  белдерде биредә  тәрбияләнүчеләр дә.
Мәктәп бинасында дәүләт программасы ярдәмендә ярыйсы гына ремонт-төзекләндерү эшләре үтәлгән: тәрәзәләр алмаштырылган, идән тигезләнеп  түшәлгән, сыйныф бүлмәләре яхшылап  буялган, җылыту системасында да ремонт үткән. Шул ук вакытта коридорларда, спорт  залында башкарасы эшләр күплеге исәпкә алынды һәм аларны үтәү вакытлары билгеләнде. Мәктәп ихатасын тәртипкә  китерү җәһәтендә  дә  искәртү-кисәтүләр булды, аларга да тәгаен вакыт  бирелде.
Әлеге биләмәгә караган  Яңа Бирде авылына кергәндә  биредәге юлны тәртипкә  китерү мөһимлеге әйтелде: атап  әйткәндә, юл  читләрен  кырыйлатып кәсләрен кырып  алдырып,  агым  суларны як-якка җибәрү кирәклегенә  басым  ясалды. Элекке мәктәп бинасын  арендалаучы крәстиян-фермер хуҗалыгы исеменә дә күп тәнкыйть  сүзләре яңгырады. Биредә корыган  агачлар  ямьсез  күренеш тудыра, шулай ук терлек асралган  бинаның  авыл эчендә калуы, өстәвенә суалгыч бишняның саклык  зонасына якын урнашуы да бернинди санитар таләпләргә ярашлы түгел. Хакимият башлыгы Реканс Фәнил  улы Ямалеев биләмә җитәкчесенә  һәм үзенең урынбасарларына бу җәһәттән кичекмәстән чаралар  күрү бурычын куйды, ачыкланган  кимчелекләрне бетерү өчен  анык  вакыт билгеләнде. “800 метр  арада урам юлларын  күтәреп  эшләп чыгу шактый суммага төште”, – дип  билгеләде Фәнүз Фәйрүз улы һәм бу урамнарны күрсәтеп  чыкты.  Шулай ук  “Эшлекле гамәлләр” партия проекты кысаларында 650 метр  арада урамга яктырткыч фонарьләр урнаштыру да ярыйсы акча  тотынуга китергән. Боларга өстәп иске  фонарьләрдә дә
дроссельләр алмаштырганнар, һәр фонарьгә яңа лампалар  куеп  чыкканнар. Караңгы вакытта йөрү өчен уңайлыклар тудырылуга халык  канәгатьлек белдерә.  
(Язманың ахырын гәзитебезнең 113 санында укый аласыз).
0
112


0
Комментарий калдырырга