Чакмагыш районы муниципаль районының ижтимағи-сәйәси гәзите.

16+

Чакмагыш районы муниципаль районының ижтимағи-сәйәси гәзите.

16+

Яңа сан Язылырга Шәхси кабинет

Укытучы – олы юл башы, күзләремне ачкан кояшым

Төрлесеннән

09.10.2018

08:10

Лиана Ханмурзина.

Укытучылар көне – гомерен үсеп килүче яшь буынны тәрбияләү һәм укыту белән бәйләгән изге йөрәкле кешеләр бәйрәме. 
Ул белем генә бирми, мәктәпкә аяк баскан мизгелдән бирле баланың янәшәсендә торып, аны тирә-як мохитне танып-белергә, сәләтен ачыклап, үстерергә, тормышта үз юлын сайларга ярдәм итә. Районыбызның урта белем бирү мәктәпләре укытучылары да меңләгән укучыга бу тормышта үз-үзен табарга, югары уңышларга ирешергә, белемле генә түгел, ә тәрбияле, акыллы, кешелекле шәхес булырга ярдәм итә, аларның шәхси тормышында мөһим урын алып тора. Менә шул зирәк һәм түземле, сабыр йөрәкле һәм киң күңелле укытучыларны тантаналы рәвештә тәбрикләү чарасы район мәдәният йортында үзды. 
Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев, аның кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова, мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Нәбиева, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Ирек Усманов, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Соколовның ярдәмчесе Мөнирә Мөхәммәтшина, район предприятие, оешма-учреждениеләре җитәкчеләре, авыл Советы хакимиятләре башлыклары, укытучылар катнашты. 
Бәйрәмгә багышланган чарада мәдәният йорты сәхнәсендә укытучылар ярдәме белән югары дәрәҗәле исемнәр яулаган, төрле олимпиада, спорт ярышлары, Бөтенрусия, республика, халыкара фестивальләрдә, конференцияләр, күргәзмәләрдә катнашып, беренче урыннарга ирешкән укучылар бүләкләнде. Быел инде күркәм йолага әверелгән “Өмет йолдызчыклары”н тәбрикләү алдыннан 2015 елда БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Наил Баһаветдинов премиясенә лаек булган Иске Калмаш урта мәктәбе укучысы Зимфира Зәйдуллинаның тормышы белән таныштырып үттеләр. Бүгенге көндә Казан дәүләт мәдәният институтында белем алучы Зимфира белән скайп аша бәйләнешкә кереп, аның белән әңгәмә кордылар. Зимфира тамашачыларга иҗади үрләр яуларга ныклы этәргеч биргән укытучыларына рәхмәт белдереп, һәммәсен дә укытучылар бәйрәме белән котлады, укучыларга уңышлар теләде. 
“Өмет йолдызчыклары” номинантларын бүләкләү өчен сәхнәгә район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев күтәрелде. Ул мәктәптә тырышып уку белән беррәттән, төрле конкурс-олимпиадаларда катнашырга вакыт табып, югары уңышларга ирешүче укучыларга карата соклануын белдерде. Реканс Фәнил улы үз чиратында сыйфатлы  һәм төпле белем бирү өчен мәктәп учреждениеләрендә барлык шартларның да тудырылуы турында белгертте. Укуда алган уңышлары өчен муниципаль район хакимияте башлыгы премиясе лауреаты дипломы белән Имәнлекул урта мәктәбе укучысы Лилиана Әһәдуллина, Яңа Балтач урта мәктәбе укучысы Илвина Кадраева, беренче урта мәктәп укучысы Арина Хафизова бүләкләнде. Шундай ук Диплом иҗади өлкәдә югары үрләр яулаган Тоз-
лыкуш урта мәктәбе укучысы Лилия Гыймалетдинова, Үрнәк урта мәктәбе укучысы Айгиз Сафиуллин, Юмаш урта мәктәбе укучысы Виталий Черновка тапшырылды. Спорт өлкәсендә уңышларга ирешкән өчен район хакимияте премиясе лауреаты Дипломы белән гимназия укучысы Рената Әһәдуллина, Яңа Балтач урта мәктәбе укучысы Алмаз Әсфәндияров, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тәрбиячесе Артур Зарипов бүләкләнде. 
(Язманың ахырын гәзитебезнең 117 санында укый аласыз).

0
32


0
Комментарий калдырырга